75 captures
13 Jul 2012 - 10 Dec 2025
Apr MAY Jun
10
2012 2013 2014
success
fail

About this capture

COLLECTED BY

Organization: Internet Archive

The Internet Archive discovers and captures web pages through many different web crawls. At any given time several distinct crawls are running, some for months, and some every day or longer. View the web archive through the Wayback Machine.

Collection: Wide Crawl started April 2013

Web wide crawl with initial seedlist and crawler configuration from April 2013.
TIMESTAMPS

The Wayback Machine - http://web.archive.org/web/20130510174138/http://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D1%84%D0%BB%D3%99%D1%82%D2%AF%D0%BD
 




Әфләтүн

 

Wikipedia  ирекле энциклопедия проектыннан
 

Моңа күчү: навигация, эзләү  
Әфләтүн
бор. гр. Πλάτων

Һөнәре фәлсәфәче
Туу датасы б.э.к. 428 яки 427
Туу җире Афиннар
Милләте грек
Үлем датасы б.э.к. 348 яки 347
Үлем җире Афиннар

Әфләтүн яки Платон (бор. гр. Πλάτων) (б.э.к. 428 яки 427, Афиннар — б.э.к. 348 яки 347, шунда ук) — борынгы грек фәлсәфәчесе, Аурупа идеализмына нигез салучы. Сократның укучысы, Аристотельнең укытучысы. Чын исеме — Аристокл (бор. гр. Αριστοκλής). Әфләтүн (Платон) — кушаматы, «киң җилкәле» дигәнне аңлата.

Эчтәлек

[үзгәртү] Тормыш юлы

Әфләтүн Афинада аристократ гаиләсендә туа. Ул укыган мәктәп Афина җәмгыятенең югары катлау кешеләренең балалары өчен ачылган була: анда грамматика, музыка, риторика, сынлы сәнгать, гимнастика һәм башка дәресләр укытыла торган була. Әфләтүн гомеренең мөһим вакыйгасы булып аның Сократ белән очрашуы санала. Ул чакта Әфләтүнгә 20 яшь кенә тулган була әле, һәм ул үзенең олы яшьтәге укытучысының һәр әйткән сүзен, җөмләсен үзләштерергә тырыша. Сократ вафат булгач, Әфләтүн күп еллар дәвамында Афинадан китеп тора, төрле илләрдә була, аларның галимнәре, гыйльми тәгълиматлары белән таныша.

Афинага кайткач, ул мәктәп оештыра һәм аңа академия атамасын бирә. Шушы мәктәптә Платон үзенең фәлсәфи хезмәтләрен иҗат итә, шәкертләрен тәрбияли. Укыту эшенә Әфләтүн 40 еллап гомерен бирә.

Әфләтүн 80 яшьтә, бер мәҗлестә утырганда вафат була. Риваятьләр буенча ул үзенең туган көнендә вафат була.

[үзгәртү] Фәлсәфә

Әфләтүн үзенең дөньяга карашы буенча объектив идеалист була. Аның һәм аның турындагы кайбер хезмәтләр югалган булсалар да, иҗади мирасының шактый өлеше безнең чорга кадәр сакланган.

Әфләтүннең иҗат юлын берничә чорга бүлеп карарга мөмкин:

[үзгәртү] Башлангыч чор

Б.э.к. IV гасырның 90 нчы елларына кадәр вакытны үз эченә ала. Бу чорда Әфләтүн, күбрәк Сократ йогынтысына бирелеп, әхлакый проблемалар юнәлешендә шөгыльләнә. Кайбер мөһим төшенчәләргә анализ ясый.

[үзгәртү] Күчү чоры

Б.э.к. IV гасырның 80 нче елларына туры килә. Әлеге чорга субстанциаль чынбарлык дәрәҗәсендә бәяләнгән идея концепциясен дәлилләү хас. Бу чорда Әфләтүн кайбер башка фәлсәфи тәгълиматларны да тәнкыйтьли. Мәсәлән, софистлар фәлсәфәсен, Һераклит һәм Пифагор тәгълиматларын, ә социаль фәлсәфә калыбында ул таркалу процессын кичерә башлаган демократия принципларын тәнкыйть итә, аристократия принципларын исә күккә чөя.

[үзгәртү] Җитлегү чоры

Б.э.к. IV гасырның 70—60 нчы еллар. Чор өчен характерлы күренеш — мөстәкыйль һәм субстанциаль чынбарлык югарылыгында бәяләнгән идеяләр турындагы тәгълиматны дәлилләргә омтылу. Әфләтүн фикеренчә, бу идеяләр материаль чынбарлыкны билгели. Үзенең шушы юнәлештәге фикерләрен исбатлауда Платон чикләнгән эмпиризмның кимчелекләренә таянып эш итәргә тырыша. Шуның өстенә берникадәр абстракт (адрессыз) тәнкыйтьләү белән дә мавыгып китә. Бу чор өчен бөек галимнең мифология чиренә, урыны-урыны белән мистикага бирелеп китүе дә хас.

[үзгәртү] Соңгы чор

Б.э.к. IV гасырның 50 нче елларына туры килә. Әфләтүннең дәүләт фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итүе белән характерлана. Кыскасы, Әфләтүн фәлсәфәсендә зур урынны өч онтологик субстанция («бербөтен», «акыл» һәм «җан») турында тәгълимат ала.

[үзгәртү] Идеализм

Әфләтүн фикеренчә, идея — беренчел, ә материя — икенчел. Әфләтүннең бу карашлары фәндә абсолют идеализм дип аталды. Идеянең беренчел һәм хәлиткеч рольдә алынуы Әфләтүннең гносеологиясендә дә чагыла.

Галимнең «идея» турындагы фикерләренә килгәндә, ул — фәнгә «идея» һәм «идеаль» терминнарын керткән. Идеяләр дөньяда иң беренчел, иң башлангыч рольне үтәүче кыйммәтләр булып чыга. Шул ук вакытта реаль предметлар һәм күренешләр һичнинди игътибарга ия түгелләр.

Әфләтүн үзенең тәгълиматында диалектикага да урын бирә. Шулай да Әфләтүннең мантыйк, танып белү, диалектика, онтология теорияләре, бер-берсе белән бәйләнешле булса да, һаман да бер яссылыкта — үзе тарафыннан уйлап чыгарылган һәм аны чикләнмәгән көчкә әверелдергән идеягә генә кайтып кала. Платонның идеалистик фикерләре үзе хезмәт куйган барлык гуманитар фәннәр өлкәсендә дә урын таба. Этикада ул өч төрле игелекне атый: акыллылык, батырлык һәм аек ярсучанлык. Алар барысы бергә гаделлек дип аталган игелекне тәшкил итәләр.

[үзгәртү] Сәяси карашлар

Әфләтүннең сәясәт белеменә кагылышлы фикерләре дә бар. Ул җәмгыятьнең өч катлаудан торуы турындагы теориясен дәлилләргә тырыша. Аныңча, фәлсәфәчеләр дәүләт белән идарә итәләр; сугышчылар дәүләтне эчке һәм тышкы дошманнардан саклыйлар; крестьяннар белән һөнәрчеләр — дәүләтне материаль яктан тәэмин итүчеләр.

Әфләтүн дәүләтнең килеп чыгуы турында фикер йөрткәндә, дәүләтнең оешу сәбәбе — ихтыяҗ, дип әйтә. Галим дәүләт белән идарә итүдә өч форманы таный: монархия, аристократия һәм демократия. Шушы өч форманың һәркайсының эчендә ул икешәр вариантны — барлыгы алты вариантны күрә. Әлеге формаларның иң гадел булганы — аристократия.

[үзгәртү] Шулай ук карагыз

Portal icon Шәхесләр порталы

[үзгәртү] Чыганаклар


Чыганагы  "http://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Әфләтүн&oldid=712614" 

Төркемнәр: 
Википедия:Датасы кул белән викиләштергән мәкаләләр
Шәхесләр
Атомистлар
Борынгы Греция фәлсәфәчеләре
Борынгы грек фәлсәфәчеләре
Борынгы греклар
Укытучылар
 

Навигация

 

Шәхси кораллар



Яңа кулланучы теркәү
Керү
 



Исемнәр мәйданы



мәкалә

Бәхәс
 


Төрләр








Караулар



Уку

Үзгәртү

Тарихын карау
 


Хәрәкәт












Күчү




Баш бит

Эчтәлек

Исемлек

Очраклы бит

Хәзерге вакыйгалар
 



катнашу




Җәмгыять үзәге

Бәхәслек

Соңгы үзгәртүләр

Яңа битләр

Ярдәм

Иганә
 



Кораллар




Бирегә нәрсә сылтый

Бәйләнешле үзгәртүләр

Махсус битләр

Бастыру версиясе

Даими сылтама

Бит турында мәгълүмат

Бу битне күчермәләү
 



Башка телләрдә




Afrikaans

Alemannisch



Aragonés

Ænglisc

العربية

مصرى

Asturianu

Azərbaycanca

Башҡортса

Žemaitėška

Беларуская

Беларуская (тарашкевіца)

Български





িি ি

Brezhoneg

Bosanski

Català

Mìng-dĕ̤ng-nḡ

Cebuano

کوردی

Corsu

Česky

Словѣ́ньскъ / 

Чӑвашла

Cymraeg

Dansk

Deutsch

Zazaki

Dolnoserbski

Ελληνικά

Emiliàn e rumagnòl

English

Esperanto

Español

Eesti

Euskara

Estremeñu

فارسی

Suomi

Võro

Føroyskt

Français

Frysk

Gaeilge



Gàidhlig

Galego



עברית

ि

Fiji Hindi

Hrvatski

Magyar

Հայերեն

Interlingua

Bahasa Indonesia

Interlingue

Ilokano

Ido

Íslenska

Italiano



Basa Jawa



Qaraqalpaqsha

Taqbaylit

Қазақша







Kurdî

Кыргызча

Latina

Ligure

Lietuvių

Latviešu

Basa Banyumasan

Македонски



Монгол



Bahasa Melayu

Mirandés



Nāhuatl

Plattdüütsch



Nederlands

Norsk nynorsk

Norsk bokmål

Occitan



Polski

Piemontèis

پنجابی

پښتو

Português

Runa Simi

Română

Русский

Русиньскый



Саха тыла

Sardu

Sicilianu

Scots

سنڌي

Sámegiella

Srpskohrvatski / српскохрватски

Simple English

Slovenčina

Slovenščina

Shqip

Српски / srpski

Svenska

Kiswahili

ி



Тоҷикӣ



Tagalog

Tok Pisin

Türkçe

ئۇيغۇرچە / Uyghurche

Українська

اردو

Oʻzbekcha

Vèneto

Vepsän kel

Tiếng Vit

Walon

Winaray



ייִדיש

Yorùbá





Bân-lâm-gú



Править ссылки
 





Бу битне соңгы үзгәртү: 11:07, 11 мар 2013.

Текст Creative Commons Attribution/Share-Alike лицензиясе астында бирелә, аерым очракларда өстәмә шартлар эшләргә мөмкин. Өстәмә мәгълүмат өчен Куллану шартларын карагыз.
 


Яшеренлек сәясәте

Wikipedia турында

Җаваплылыктан баш тарту

Мобиль юрама
 


Wikimedia Foundation
Powered by MediaWiki